Опубликовано 03.01.2018 по предмету Другие предметы от Гость

Составьте 5 предложений на тему:Зима.
на татарском языке.

Ответ оставил Гость

Туган ягыма кыш килде 
Алтынкөз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрынгына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре,жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җирөсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләрөсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдайбасып торалар. 
Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннантәмам аптырап алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып,киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юргангатөренеп, тирән йокыга талган. Тик песнәкләрнең агач очыннан килепҗитәр-җитмәс нәзек авазлары һәм урман гайбәтчесе — саесканның, юкхәбәрне бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә кышкыурманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы кунакларыбыз — кызылтүшләр индеоктябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчаларбу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде. 
Көзгеяңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып, агач куышындаачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач,һәр көн иртүк торып эшкә тотына: «Тук-тук-тук». 
Урман-кырларөстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусызагылып торган җәяүле буран гына һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнеңныклыгын күзәтеп, барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, беразвакыт салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күзташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардан тизрәк читләшергә ашыккандай,яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала. 
Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән уз кыш!

Не нашел нужный ответ?

Если ответ по предмету Другие предметы отсутствует или он оказался неправильным, то попробуй воспользоваться поиском других ответов во всей базе сайта.


Найти другие ответы
Самые новые вопросы